Яңалыклар

11.03.2022

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Иннополис Университеты «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Яклар Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы каталогында, ясалма интеллект кулланып, продукцияне анализлау һәм семантик эзләү өчен программа тәэминатын булдыру турында килештеләр.

10.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

10.03.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекинда кышкы Олимпия уеннары призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.

09.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «АГрупп» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Сергей Абрамов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

«Агрупп» ҖЧҖ портфель компанияләре – Россиядә «Номикс» һәм «Пензаның төгәл приборлар заводы» ЯАҖнең VR/AR-кушымталарын әйдәп баручы эшкәртүчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

09.03.2022

2022 елда Татарстанда 2 млн 755 мең метр торак, шул исәптән 148 күп фатирлы инвестицион торак йорт, 56 йорт – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы кысаларында һәм 12 454 йорт индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүген бу хакта брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Брифинг ТР Хөкүмәте Йортында узды, шулай ук интернет аша трансляцияләнде. Видеоконференцэлемтә режимында брифингта муниципаль районнар да катнашты.

09.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

07.03.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате.

07.03.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сөт комбинатында һәм Күмәч-кондитер комбинатында булды.

06.03.2022

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Хөкүмәтнең Координация үзәгендә Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары белән санкцияләр кертүгә бәйле рәвештә социаль-икътисадый хәлне тотрыкландыру өчен күрелә торган чаралар буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, шулай ук Финанс министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Россия Хөкүмәте Координация үзәге вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты.

05.03.2022

Бүген С. Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана узды һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 511 ( 512 ) 513 514 515 516 517 518 519 520 >>