«Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы 30 млрд. сум күләмендә өстәмә инвестицияләрне хуплады. Советның чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус икътисадый зонага эш сәфәре кысаларында уздырды.
Утырышта катнашучылар «Kastamonu» компаниясенең 30 млрд. сумлык агач плитәләре җитештерү буенча масштаблы проектын хупладылар. Бу – Алабуга «Hayat» холдингы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган бишенче проект, инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. долларга якын. Безгә кире әйләнеп кайтучы клиент – ул Татарстан Республикасы һәм Алабуга инвестицион климатына ышаныч сигналы.
«Бу зур проект һәм, һичшиксез, ул безнең өчен бик мөһим», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук бүген «Kastamonu» компаниясе зур килешүгә кул куйды, аның буенча «Алабуга Политех» 10 ел эчендә киң колачлы җитештерү ихтыяҗлары өчен 200 квалификацияле кадр әзерләячәк. Татарстан Президенты сүзләренчә, «Алабуга Политех» кадрлар әзерләү өчен үрнәк булып тора.