Рөстәм Миңнеханов: Татарстан иминлеге һәр предприятиенең нәтиҗәле эшенә бәйле

18.02.2022

Республиканың иминлеге һәм икътисадый үсеше һәр предприятиенең нәтиҗәле эшенә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә узды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе белән танышты. Экспозицияләрдә кадрлар әзерләүгә аерым блок бирелде. «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры (СИБУР компаниясенә керә) Айрат Сафин хәбәр иткәнчә, кадрлар әзерләү буенча компаниянең партнерлары – Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Түбән Кама химия-технология институты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты. 2021 елда предприятиегә профильле уку йортларын тәмамлаган 351 кеше эшкә урнаша. 2021 ел эчендә предприятие бүлекчәләрендә 1024 студент практик әзерлек узган.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанның сәнәгать, кулланучылар базары һәм тышкы икътисадый эшчәнлеге үсешенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның нефть сәнәгате, нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше буенча позицияләре көчле. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика 34,5 млн. тонна нефть чыгарган һәм 20 млн. тонна чамасы нефть чималы эшкәрткән. ТР Президенты «Татнефть» ГАҖ һәм кече нефть компанияләренең зур хезмәтләрен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нефть эшкәртүне үстерү буенча зур резерв бар.

Татарстанның стратегик партнеры – «Сибур» компаниясе. Рөстәм Миңнеханов алга таба хезмәттәшлекнең перспективалары зур булуын билгеләп үтте: «Безнең Түбән Кама нефть химиясе, Казаноргсинтез, энергетика проектлары буенча хезмәттәшлекнең планнары зур. Мин коллегаларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. «Сибур» инвестицион программаларны дәвам итеп кенә калмый, безнең социаль проектларда да актив катнаша».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 2021 елда КАМАЗ, Казан авиация заводы, Казан вертолетлар заводы, Горький ис. завод, Хайер, Форд-Соллерс кебек предприятиеләр һәм башкалар җитди уңышларга ирешкән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2019 ел белән чагыштырганда Татарстан сәнәгате үсеше 4,8% тәшкил итте. «Безнең хыял – тулаем төбәк продукты буенча 5 трлн. сумга кадәр җиткерү. Без инде сәнәгать продукциясе җитештерү буенча 4 трлн. сумга җиттек. Сәнәгать үсеше темплары ел саен кимендә 5% тәшкил итәргә тиеш. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, төгәл һәм бердәм эшләргә кирәк», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, республика экспорты структурасында нефть һәм нефть продуктлары өстенлек итә. Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе продукциясен тирәнрәк эшкәртү кирәклеге турында белдерде.

Республикада оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләүгә зур игътибар бирелә. Мисалларның берсе – «ПОЗИС» компаниясе, узган ел гражданнар продукциясе экспортын шактый арттырган.

ТР Президенты ассызыклаганча, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – импортны алыштыру. Бүген республикада импортның төп күләме – машина төзелеше продукциясе. «Моңа игътибар итәргә кирәк. Иң критик компонент – микроэлектроника. Без барыбыз да бу хакта сөйлибез, әмма әлегә алга китмәдек. Бу өлешне бик игътибар белән карарга һәм безнең республикада проектларны эшләтеп җибәрергә тырышырга кирәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2026 елдан чик буе углерод салымы кертеләчәк. Россия Президенты пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү һәм климатик газларны мониторинглауның һәм утильләштерүнең илкүләм системасын булдыру бурычын куйды. «Предприятиеләргә углерод эзен киметү максатыннан, республика ярдәме белән технологик җиһазларны яңарту һәм инновацион карарларны гамәлгә кертү буенча проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Беренче чираттагы бурыч – җитештерү үсеше һәм безнең гражданнар өчен уңайлы яшәү мохитен саклап калу арасындагы балансны тәэмин итү», - дип белдерде Татарстан Президенты һәм углерод салымы йогынтысына электр энергетикасы да эләгәчәк, дип өстәде.

Республикада компримацияләнгән һәм сыекландырылган газ буенча да инфраструктура булдыру буенча җитди эш алып барыла. СПГ һәм 7 КриоАЗС җитештерү буенча 2 завод төзү планлаштырыла. Әлеге проектларны тормышка ашыру АСК транспортын, төзелеш, ТКХны СПГга күчерүгә ярдәм итәргә тиеш. «Без федераль коллегаларга мөрәҗәгать итәбез. Тиешле ярдәм чараларыннан башка бу эш алай ук тиз генә алга бармаячак», - диде ТР Президенты.

Җитештерүне үстерүнең төп факторларыннан берсе дип Рөстәм Миңнеханов хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны атады. Бу күрсәткеч буенча республика әлегә дөньяның алдынгы икътисадларыннан калыша. Илкүләм проект линиясе буенча бушлай чаралар программасы эшли. Аларда 25 район катнашты. 20 район предприятиеләре программаны кире какты. ТР Президенты әлеге районнар башлыкларын бу эшкә кушылырга чакырды.

Сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру дәрәҗәсенә килгәндә, бу күрсәткеч буенча Татарстанның 100 баллдан 44 баллы бар. Бу – ил буенча 27 нче урын. «Кайбер предприятиеләребез 100 баллдан кимрәк баллга ия. Шул ук вакытта цифрлаштыру дәрәҗәсе югары булган КАМАЗ, Татнефть, Ример предприятиеләре дә бар. Һәм иң мөһиме - «Цифрлы икътисад» программасы кысаларында бу компанияләр үз бурычларын хәл итү өчен ресурслар ала», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Җитештерүчеләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. ТР Президенты искәрткәнчә, хәзер сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү буенча республика программасын әзерләү дәвам итә. Шулай ук ул фән, мәгариф һәм сәнәгать җитештерүе арасында балансны саклау кирәклеген билгеләп үтте. Биредә «Алабуга-политех» яхшы үрнәк булып тора.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды. Соңгы елда Татарстанның сәнәгать объектларында 73 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Берничә кеше зыян күргән очраклар да булды. «Куркынычсызлык мәсьәләсе - һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгы», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.