Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашты

18.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяләде. «Өлкәгә Андрей Сергеевич Никитин килү белән безнең төбәкара элемтәләребез тыгызрак һәм ныграк була башлады. Безнең аның белән Стратегик инициативалар агентлыгы линиясе буенча хезмәттәшлек тәҗрибәбез зур. Бүген Новгород өлкәсе Татарстан өчен бик кызыклы. Без машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итү мөмкинлегенә ия. Башка юнәлешләр буенча зур планнар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында.

Шундый юнәлешләрнең берсе – махсус икътисадый зоналарны үстерү буенча хезмәттәшлек. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның октябрендә «Алабуга» МИЗ төбәк территориясендә махсус икътисадый зона булдыру максатыннан Түбән Новгород өлкәсе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. 2021 елда РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Новгородская» МИЗ булдыру турында карар имзалады. «Әлеге проект сезнең төбәкнең йөзен җитди үзгәртә ала. Бу – керем базасы да, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары да. Иң мөһиме – Сез дөрес партнер – «Алабуга» МИЗны сайладыгыз. Миндә булган мәгълүмат буенча, эш бик уңай бара», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, чаралар планы гамәлгә ашырыла. Быел Татарстан делегациясе Новгород өлкәсенә барырга планлаштыра. «Без республикада да, Түбән Новгород өлкәсе территориясендә дә уртак проектларны гамәлгә ашырырга әзер», - дип өстәде ул.

Андрей Никитин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген сәнәгать һәм мәгариф үсешенең иң алдынгы юнәлешләре буенча алда бара. «Безнең өчен иң яхшылардан өйрәнә алуыбыз, алар белән бергә эшләвебез, тәҗрибә уртаклашуыбыз һәм алга хәрәкәт итүебез бик мөһим. Махсус икътисадый зонаны формалаштырганда без Татарстан идеяләрен һәм эшләнмәләрен исәпкә алачакбыз», - диде Губернатор.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Андрей Никитинга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.