Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов X Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев озата йөрде.
Пленар утырыш башланыр алдыннан күргәзмәдә катнашучылар Рөстәм Миңнехановка үз продукцияләрен тәкъдим итте: татар милли ризыклары, казылыкның төрле төрләре (ат казылыклары), бал, сыр, чәй, уенчыклар һәм кием-салым әйберләре (түбәтәйләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар костюмнары). Күргәзмәдә Россия төбәкләреннән барлыгы 85 хуҗалык-субъект катнашты. Рөстәм Миңнеханов товарларның югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте, шулай ук эшкуарлар белән Татарстан базарына чыгу перспективалары турында фикер алышты, шул исәптән маркетплейс мәйданчыклары ярдәмендә дә.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советының киңәйтелгән утырышын уздырды.
Совет эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенников, округ төбәкләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков һәм Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Санлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режимны билгеләү һәм цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим программасын раслау һәм югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү турында» карар кабул ителде. Программаны Яндекс компаниясе һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бергәләп эшләгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXIII утырышында чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмалар тарафыннан чикләүләр кертү шартларында иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый хәлне тотрыкландыру чаралары өлешендә Татарстанда ниләр эшләнүе турында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Ассоциация утырышы бүген Казанда (Казан Ратушасында) уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты.
Татарстанда штаб төзелде, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланды. Социаль әһәмияткә ия булган төп товарларга бәяләр һәм аларның запаслары булу тикшереп торыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган һәм Россия Федерациясе субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ субъектларына социаль-икътисадый ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Бүген Казан Кремлендә Казанның 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак инаугурациясе хөрмәтенә чара узды.
Исегезгә төшерәбез, инаугурация кичә, 2022 елның 15 мартында, Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашында узган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.