Яңалыклар

11.02.2022

Бүген иртән Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булды.

Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән уникаль тарихи комплекс турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Казахстан Республикасы Президенты Касыйм Җомарт Токаев Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында Казанга эш сәфәренә килде.

10.02.2022

Бүген Татарстанга Казахстан Республики Президент Касыйм Җомарт Токаев эш сәфәренә килде.

Габдулла Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортында Казахстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, Касыйм Җомарт Токаев Татарстанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.

10.02.2022

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евразия үсеш банкы (ЕАБР) идарәсе рәисе Николай Подгузов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

10.02.2022

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе башка тикшерү органнары арасында алдынгы позицияләрне саклый. Тикшерүчеләр тарафыннан 4 939 җинаять эше кузгатылган, 2 343е судка җибәрелгән. Төп массивны шәхескә каршы җинаять эшләре тәшкил итә. Моннан тыш, судка коррупция юнәлешендәге 226 җинаять эше җибәрелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

10.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

10.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов режиссер,  «Сириус» белем бирү үзәгенең сәнгать җитәкчесе, Россия Зур театры генераль директоры киңәшчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты.

Мәдәни проектлар өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

09.02.2022

Хәзерге заман чынбарлыгы полиция хезмәткәрләре алдына катлаулы бурычлар куя. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты.

09.02.2022

Хөрмәтле дуслар!

85 яшьлек юбилеем көннәрендә минем адреска килгән күп санлы котлауларыгыз, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә басылып чыккан күп санлы котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Теләче муниципаль районында берничә объектта булды.

Эш сәфәренең төп максаты – Теләче муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашу.

Алексей Песошин «Теләче» сәнәгать паркы предприятиеләре эше белән танышты, сыекландырылган табигый газ заводы төзелеше урынында булды, анда аңа проект төзелеше этаплары тәкъдир ителде.

08.02.2022

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектларны карау буенча 15 нче экспертлар советы узды. Бу «Иннополис» махсус икътисадый зонасының традицион чарасы, аның нәтиҗәләре буенча ИТ-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы стартап-идеяләр сайлап алына. Совет утырышында «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, шулай ук 50дән артык венчур базары вәкилләре катнашты.

Битләр: << 511 512 513 514 515 516 517 518 519 ( 520 ) >>