Яңалыклар

01.03.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.

28.02.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Илкүләм интеллектуаль үсеш» студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең фәнни-проект эшчәнлегенә ярдәм итү фонды («Иннопрактика» бренды) төбәкнең икътисадый үсешенә һәм технологияләр трансферын стимуллаштыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Яклар төбәкнең инновацион инфраструктурасын формалаштыру, кеше капиталын үстерү һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына Россиянең конкуренциягә сәләтле технологияләрен кертү өчен шартлар булдыру буенча бергәләп эшләргә планлаштыралар.

28.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2021 елда тулаем ил буенча нефть чыгару 524 млн. тонна тәшкил иткән, бу 2020 елга караганда 2,2%ка күбрәк.

28.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

28.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Директорлар советы 2022 елның гыйнварында «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның март аена бюджетын раслады.

26.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ломжа һәм Ю. Фучик урамнары киселешендәге Казан метрополитены икенче линиясенең төзелеп килүче участогында булды.

Биредә тоннель үткәрү комплексы җир өслегенә чыккан, Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участок тоннеле төгәлләнгән.

26.02.2022

Татарстан Республикасында 2022 елда төзелеш өлкәсендә республика программаларын, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Быел 44 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 31е ТР Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана. Бүгенге көнгә төзелеш өлкәсендә 28 республика программасы расланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.02.2022

Чаллы шәһәре Татарстан муниципаль районнарының социаль-икътисади казанышлары рейтингында төзелеш күләме, төяп җибәрелгән продукция күләме буенча икенче урында тора. Дүртенче урында - үзендә җитештерелгән товарлар китерү күләме буенча. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге шәһәр Советының ХІІІ утырышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы «КАМАЗ», «Даймлер», «Риат», «Кнорр-бремзе» һәм башка эре сәнәгать предприятиеләренең актив эше нәтиҗәсендә рейтингның беренче баскычларын били.

25.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда, ул «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге шәҺәр Советы утырышында катнашты. Утырыш «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларга багышланган.

25.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең шәһәр Советы утырышында катнашачак.

Битләр: << 511 512 513 ( 514 ) 515 516 517 518 519 520 >>