Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Шулай ук ведомство алдында торган оператив бурычларны хәл итүгә кагылышлы темалар да кузгатылды.
Очрашуда РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм башка рәсми затлар катнашты.