Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы суперфиналистлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Исегезгә төшерәбез, «Россия лидерлары» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының бөтен илдән иң перспективалы һәм талантлы идарәчеләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү буенча флагман проекты.
Төп бурыч – язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара «Казан Экспо»да узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, чәчү кампаниясе алдыннан машина-трактор паркын тиз арада әзерләп бетерергә кирәк. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 2 елда Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 7 меңнән артык яңа техника сатып алган. Һәм бу эш дәвам итәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» да узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырды. Тантаналы чара «Казан Экспо» КҮ янындагы мәйданда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
Безнең ил 23 февральдә Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм –чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Ул сугыш елларында Ватанны нык һәм батырларча саклаган, илнең бәйсезлеген кайнар нокталарда яклаган, бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында Ватан чикләрен саклаган һәркемгә чиксез хөрмәт символы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Быел май аенда Казанда узачак Глобаль яшьләр саммитында Россиянең яшьләр сәясәте өлкәсендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлек итү буенча озак сроклы программа эшләячәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Эш сәфәренең төп максаты - Баулы муниципаль районы Советы утырышында катнашу.
Муса Җәлил исемендәге район мәдәният йортында Алексей Песошин Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильяс Гузаиров белән бергә район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара су-мотор спорты федерациясе (UIM) Президенты Рафаэль Кьюлли белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.