Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2022 елда Татарстан агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Санкцияләр Татарстан предприятиеләрен дә читләтеп үтми. Әмма соңгы елларда республикада барлык үзгәрешләрне дә хәл итәргә мөмкинлек бирерлек ныклы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Ике ел без пандемиянең катлаулы шартларында яшибез, һәм журналист һөнәре сездән сугыш урынында булуыгызны таләп итә, без сезгә моның өчен рәхмәтлебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын – кызлар көне алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булган хатын-кызлар белән традицион очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды, башка актуаль темалар да кузгатылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тынычлык фонды» халыкара иҗтимагый фонды вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
2021 елда ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучылар саны 1,6 млн. кешегә кадәр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.
«Ак Барс» хоккей клубы Татарстанның горурлыгы һәм чын бренды булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан командасы уенчылары һәм тренерлары белән очрашуда белдерде. Очрашу плей-офф уеннары башланыр алдыннан «Татнефть-Арена» да узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты.
Яңа кунакханә - «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы күп функцияле кунакханә комплексы ул.