Яңалыклар

22.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2022 елда ИХОның яшьләр башкаласы дип игълан ителде. Очрашуда катнашучылар әлеге статус кысаларында Казанда уздыру өчен планлаштырылган чаралар планы турында фикер алыштылар.

21.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты.

Чара Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды.

21.02.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IV чакырылыш Казан шәһәр Думасының 12 нче сессиясе утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар 2021 елдагы эш нәтиҗәләрен карадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр. Чара Казан Ратушасында узды.

Казанның социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре турында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

21.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Унбер» күп юнәлешле лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм мәгариф учреждениесе директоры Алмаз Хәмидуллин озата йөрде.

20.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» уенчылары Дмитрий Воронковка һәм Тимур Билаловка, шулай ук ТР Хоккей федерациясе президенты, «Ак Барс» хоккей клубы президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһановка котлау телеграммасы юллады. Бүген Казан командасы вәкилләре Россия җыелма командасы составында Пекин Олимпиадасында көмеш медальләр яулады.

19.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясавы һәм парлы шууда көмеш медальләр яулавы уңаеннан Россиянең Атказанган спорт мастеры Евгения Тарасовага һәм Россиянең Атказанган спорт мастеры Владимир Морозовка котлау телеграммасы юллады.

19.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алкалы хоккей буенча «Дуслык  – Дружба Кубогы» II бөтенроссия турнирында булды.

Турнир Казанда Спорт сарае аренасында уза.

19.02.2022

Татарстан Республикасында берничә атна дәвамында Covid-19 авырулар саны артуны билгеләп үттеләр, авырулар саны ике тапкырга арткан. Шул ук вакытта соңгы берничә көндә тотрыклану тенденциясе күзәтелә башлаган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

19.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев Татарстан Республикасы буенча үз урынбасарын тәкъдим итте.

Видеоконференцэлемтә буенча Вячеслав Дмитриев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары итеп Марс Ринат улы Хәйруллин билгеләнде.

19.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының мелиорация комплексының торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 511 512 513 514 515 ( 516 ) 517 518 519 520 >>