Татарстан Президенты «Алабуга-Skills» республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

18.02.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара бүген «Алабуга Политех» мәгариф үзәге мәйданчыгында узды.

«Алабуга-Skills» – эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, үз һөнәрләрендә иң яхшыларны ачыклауга, шулай ук төрле белгечлекләрдә яңа буын осталарын укыту өчен ярдәм булдыруга юнәлдерелгән конкурс.

Конкурс Алабугада 2022 елның 7-11 февралендә узды. Барлыгы республиканың 22 районыннан 81 предприятиедән 220 гариза бирелгән. Конкурста барлыгы 178 кеше – 18 яшьтән алып предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Катнашучылар ярышкан компетенцияләр арасында - ЧПУ станокларында токарь эшләре, эретеп ябыштыру һәм фрезер эшләре, сәнәгать робот техникасы, сәнәгать автоматикасы, электромонтаж, лаборатор химия анализы, йөк автомобиле һәм пассажир автобусын йөртү, автомобильләрне ремонтлау һәм буяу.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.