Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Татарстанда төзелеш өлкәсендә барлыгы 2651 объекттан торган 29 республика программасы гамәлгә ашырылган. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Тулаем алганда, аның нотыгы капиталь ремонт һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру йомгакларына, халыкның түләү дисциплинасы күрсәткечләренә багышланган иде
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты хезмәткәрләренә «УАЗ Hunter» автомобильләренә сертификат тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәт Йортында узды.
«УАЗ Hunter» автомобильләре (барлыгы 43 машина) ведомство инспекторлары тарафыннан хезмәттәге бурычларын үтәү өчен билгеләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты.
Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Автомобиль спорты федерациясе президенты Иван Егоров мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә чыршы бәйрәменә килгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Чыршы бәйрәменә мобилизацияләнгән татарстанлыларның гаиләләре балалары чакырылган иде.
Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2022» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар тоташтырылды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республика районнарында гамәлгә ашыру күздә тотыла торган инвестиция проектлары каралды һәм расланды. Рөстәм Миңнеханов уңайлы инвестицион климатны саклау һәм инвесторлар белән хезмәттәшлекне тәэмин итү мөһим булуын ассызыклады.
Премьер-министр Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» яңа ел хәйрия гамәлендә катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында катнашты. Анда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казанда ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Балалар теләкләре улган шарлар белән бизәлгән чыршы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында урнаштырылган.