Яңалыклар

22.12.2022

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә хәзерге шартларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

22.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты. Балалар теләге булган чыршы Мәскәү Манежында урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә эш сәфәрендә.

21.12.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубы утырышында катнашты. Очрашу Kazan Palace by Tasigo Казан кунакханәсендә узды.

21.12.2022

Республика клиник хастаханәсе  HIMSS стандартлары буенча цифрлаштыру проектын гамәлгә кертте. Цифрлаштыру проектын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

HIMSS -  HIMSS критерийларына нигезләнеп, медицина ярдәмен мәгълүматлаштыру сыйфатының халыкара бәйсез эксперты, медицина оешмасы медицина ярдәменең алдынгы сыйфат стандартлары буенча эш алып бара.

21.12.2022

БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Теләкләр чыршысы» ирекле гамәлендә катнашты.

21.12.2022

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алгы сызыгында торалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

21.12.2022

Бүген Казанда, "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясенең XVII съезды башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршы" бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.

20.12.2022

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров рәислегендә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең гомуми җыелышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

20.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

20.12.2022

Кышкы каникуллар вакытында Татарстанның 21 районында урнашкан 64 савыктыру оешмасында 4,2 меңнән артык бала ял итәчәк. Шулай ук 2,5 меңгә якын бала өчен мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Брифинг балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен, шулай ук  Яңа ел каникуллары вакытында студентлар өчен кышкы ял оештыруга багышланган иде.

Битләр: << 391 392 393 394 395 396 ( 397 ) 398 399 400 >>