Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - «Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» район Советы утырышында катнашу.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар районның берничә объектында булды. Башта «Русский мрамор» агросәнәгать комплексы АҖдә булды. Бу - ит эшкәртү комплексы. Предприятие азык сыйфатыннан башлап, ваклап сату челтәрләренә ит китерүгә кадәр җитештерү циклларын контрольдә тота. Компания эре федераль сатучылар һәм локаль челтәр кибетләре белән эшли (X5 Retail, «Магнит», «Тасма», «ОКЕЙ» һ.б). Исегезгә төшерәбез, 2011 елның маенда Рөстәм Миңнеханов бу объект нигезенә вакыт капсуласын салуда катнашкан иде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов «Русский мрамор»ның җитештерү күләмнәре, әзер продукцияне илтеп тору географиясе белән кызыксынды. Ул шулай ук хәләл юнәлеш предприятиенең киләчәк үсеше өчен актуаль булырга мөмкин, дип белдерде.
Киләсе объект Балык Бистәсе Агротехника техникумы булды. Техникум бинасына капиталь ремонт 2020 елда ясалган. Моннан тыш, 2020-2022 елларда техникумның тулай торагы да ремонтланган. 2023 елда техникумның остаханәләренә капиталь ремонт ясалачак.
Укулар монда ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча: авыл хуҗалыгын механикалаштыру, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, а/х техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, шулай ук «пешекче», «кондитер», «а/х җитештерүенең тракторчы-машинисты», «бухгалтер исәбе» юнәлешләре буенча үткәрелә. Эш бирүчеләр соравы буенча техникум шулай ук кыска вакытлы һөнәри белем бирү программалары буенча да эшче кадрлар әзерли.
Рөстәм Миңнеханов уку йортында булганда мәктәпне тәмамлаучылар арасында да, шул исәптән башка районнарда да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләр әзерләү белән активрак шөгыльләнергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, бүген мондый белгечләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур.
Аннары район мәдәният йортында күргәзмәне карадылар - Балык Бистәсе муниципаль районының кече һәм урта бизнесы, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең төрле продукциясе тәкъдим ителгән иде.