Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федор Иванович Шаляпинга мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.
Чара танылган опера җырчының тууына 150 ел тулуга багышланган.
Искәртеп узабыз, Федор Шаляпин 1873 елның 13 февралендә Казанда балык тоту урамында (хәзер – Пушкин урамы) туган.
Мемориаль такта урнаштыру урыны итеп Лисицын -Емелина йорты бинасының фасады сайланган (Пушкин ур., 10). Мемориаль такта бронза, авторы - скульптор Тимофей Тюрин.
Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рәис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, М. Җәлил исемендәге ТАДБһәмОТ директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Н.Г. Җиһанов ис Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, Шаляпин төбәкара үзәге вице-президенты, А. А. Бахрушин исемендәге театр музее филиалы – А.Н. Островский музее директоры Светлана Семиколенова, театр җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
«Бүген безнең күренекле якташыбыз, бөек опера һәм камера җырчысы Федор Иванович Шаляпинга 150 яшь тула. Барыгызны да Россия мәдәнияте тормышындагы әлеге искиткеч вакыйга белән котлыйм. Татарстанда аның шәхесенә багышланган мәдәни-агарту, музыкаль, фәнни һәм театр чаралары әзерләнгән. Мөһим вакыйгаларның берсе – монда сәүдәгәр Лисицын йорты фасадында Федор Шаляпинга мемориаль такта ачу», - диде Рөстәм Миңнеханов ачылу тантанасында. Ул ассызыклаганча, Шаляпин исеме белән рус мәдәниятен үстерүнең тулы бер чоры бәйле.
«Шаляпин югары опера сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул иҗат иткән сәхнә образлары эталонга әверелде. Аны сәләтле актер һәм талантлы рәссам буларак та таныйлар. Федор Иванович бөтен дөньяга диярлек танылган артист», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул Федор Шаляпинның Казанны бик яратуын һәм монда инде күп тапкыр танылган җырчы булгач та кайтуын искәртте.
«Без бөек җырчыны искә алабыз һәм хөрмәт итәбез. Ел саен Шаляпин исемендәге опера фестивале үткәрелә, аның исемен башкаланың бер урамы йөртә. Бауман урамындагы бөек якташыбызга һәйкәл шәһәрнең истәлекле урыны булды. Бүген без ачкан такта бөек Шаляпин иҗатына яңа бүләк булачак. Республикабызның күренекле эшлеклеләренең мәдәниятенә, тарихына һәм иҗатына битараф булмаганнарга рәхмәт белдерәсем килә. Федор Иванович безгә калдырган мәдәни мирасны саклау, һәм популярлаштыру бик мөһим», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.
Чарада катнашучылар бүген мемориаль такта ачылган бинага чәчәкләр салдылар.