Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортлар ишегалларын кышкы эксплуатацияләү турында сөйләде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.
Наилә Зиннәтуллина муниципаль районнар буенча күп фатирлы йортлар ишегалларын кышкы эксплуатацияләү турында мәгълүмат бирде. Әйтик, кайбер муниципаль районнарда кышкы чорда ишегалларын тиешенчә эксплуатацияләмәү ачыкланган.
Идарәче оешмалар эшенә бәя гражданнарның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү, кышын ишегалларын карап тоту, ишегалларында урнаштырылган җайланмаларның торышы, «Ишегалды территорияләрен карап тоту һәм эксплуатацияләү» темасына өйрәтү чараларында катнашу критерийлары буенча үткәрелде.
Идарәче оешмаларның рейтингы тәкъдим ителде.
Билгеләнгән максатчан күрсәткеч 80% булган килеш, кайбер районнарда «гражданнар мөрәҗәгатьләрен эшкәртү сыйфаты» категориясендә түбән күрсәткеч ачыкланган (Лаеш һәм Нурлат районнарында идарәче оешмалар).
Ишегалларын кышкы эксплуатацияләү турында сөйләгәндә, Наилә Зиннәтуллина, нигездә, мәйданчыклардан сыйфатсыз кар чистарту (Казан, Балтач, Саба, Питрәч районнары), мәйданчыкларда җайланмалардан файдалану кагыйдәләре турында стендлар булмау (Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе районнары), шулай ук урнаштырлыган җайланмаларга зыян килүен билгеләп үтте (Бөгелмә, Чирмешән районнары).
Муниципаль районнарда тикшерелгән кайбер ишегалларында шулай ук муниципаль үтеп йөрү юллары кардан чистартылмаган.