Бүген Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы узды. «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырыш барышында Директорлар советы әгъзалары «КАМАЗ» производствосындагы эшләр торышын карадылар, компания ирешкән финанс күрсәткечләре турында фикер алыштылар, 2023 елга планнар һәм перспективалар билгеләделәр.
Киләсе елда Татарстанның илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча ФКХ идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте. Чара ТР Хөкүмәт Йортында Россия Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев һәм Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Демидов катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында катнашты. Шулай ук эштә республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда «Россия лидерлары» конкурсының Татарстаннан җиңүчеләре Рафаэль Вәлиев, Тимербулат Самерханов һәм Михаил Фокин катнашты. Өчесе дә идарәчеләр бәйгесенең остазлык программасы кысаларында Татарстан Президенты остазлыгында.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Хезмәттәшлекне ныгыту, ИХО кысаларында эшлекле элемтәләрне җайга салу мәсьәләләре каралды. Яшьләр линиясе буенча хезмәттәшлек – халыкара хезмәттәшлекне ныгытуның мөһим өлеше, дип ассызыкланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Дәүләт Третьяков галереясе» бөтенроссия музей берләшмәсе» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Имзалау Дәүләт Третьяков галереясенең Инженерлар корпусында үтте.
Документка Третьяков галереясе директоры Зөлфирә Трегулова һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кул куйды.
Бүген Мәскәүдә Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы мәйданчыгында Совет һәм Россия проектчысы Борис Иванович Тихомиров исемендәге сәнәгать төзелеше һәм проектлаштыруы өлкәсендә беренче премия җиңүчеләрен бүләкләү булды. Премия сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлау һәм төзүгә, алдынгы инженер, проект, техник һәм технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә зур өлеш кертүче эшләр өчен бирелә.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Н.И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетында булды.