Яңалыклар

31.10.2022

Мәгариф, бизнес һәм дәүләт идарәсендә цифрлы трансформациягә багышланган Россиядәге иң зур форумда Яндекс, Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ), Мәскәү физика һәм технология институты, Сколтех, ИТМО, Россия тимер юллары, «Газпром нефть», «Норильский никель», VK, «Мобиль электрон мәгариф», Касперский һәм профильле федераль министрлыклар лабораторияләре экспертларын җыячак. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия югары уку йортлары ректорлары белән эшлекле киңәшмә уздырачаклар. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашачак. DID 2022 оештыручысы - Иннополис Университеты, ул форум узган көннәрдә үзенең ун еллыгын билгеләп үтәчәк.

31.10.2022

Татарстан РФ Оборона министрлыгының гражданнарны өлешчә мобилизацияләү буенча билгеләгән йөкләмәсен үтәде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 28 октябрьдә Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Россиядә өлешчә мобилизацияләнүне тәмамлау турында хәбәр итте, гаскәрләрне 300 мең резервчылар белән өстәмә рәвештә тулыландыру бурычы үтәлгән.

29.10.2022

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән кергән керемнәр буенча бюджет йөкләмәсен үтәү, шулай ук җир һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре алдындагы бурычларны киметү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

29.10.2022

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларының ничек үтәлүе турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Барлык муниципаль районнар да киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

28.10.2022

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Гуманитар хезмәттәшлек һәм кеше хокуклары департаменты директоры Ринат Әләүтдинов белән очрашты.

 

27.10.2022

Бүген Иннополиста шәһәр халкы, шулай ук «Атомдата-Иннополис», «Росэнергоатом» концернының бүлендек компаниясе («Росатом» дәүләт корпорациясенең электр-энергетика дивизионына керә) хезмәткәрләре 466 ылыслы агач һәм 50 куак утырттылар. «Агач утырт» акциясе эре җитештерү объекты Росатом МЭҮ төзелә торган территориядә яшеллекне компенсацияләү кысаларында үткәрелә. Яңа дата-үзәк 2 мең киштәгә исәпләнәчәк, аларның яртысын киләсе елда ук сафка кертәчәкләр. МЭҮнең тулы куәте 16 МВт булачак.

26.10.2022

Бүген Иннополиста «Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» өченче бөтенроссия чемпионаты ачылды – «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, анда иң көчле программистлар Иннополис Университеты, «Шереметьево» халыкара аэропорты, Россия Почтасы өчен гамәли чишелешләр булдырачак һәм 3 млн сум күләмендәге приз фонды өчен көрәшәчәкләр.

26.10.2022

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

25.10.2022

2023 елда универсаль пособие буенча түләү күләмен билгеләү өчен дифференциаль алым кулланылачак. Бу гаиләнең җан башына уртача керем күләменә бәйле булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

"Өч вариант мөмкин: балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 һәм 100%. Айлык түләүнең база күләме балалар өчен яшәү минимумының 50% тәшкил итә", - диде ул.

25.10.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге «Иннополис» махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы кысаларында «Газпром ВНИИГАЗ» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ партнеры статусын алды. Иннополиста компания Татарстан Республикасының фәнни-җитештерү һәм IT-компанияләре белән хезмәттәшлек итү өчен компетенцияләр үзәге төзергә планлаштыра.

Битләр: << 391 392 393 ( 394 ) 395 396 397 398 399 400 >>