Әсгать Сәфәров Казанда Федор Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салды

13.02.2023

Бүген Казанда бөек җырчы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан артист һәйкәленә (Бауман ур.) чәчәкләр салу тантанасы булды.

Һәйкәл янында мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, чиновниклар, артистлар җыелды.

«Без бүген бөек опера җырчысы, сәнгать эшлеклесе Федор Шаляпин мирасына хөрмәт күрсәтү өчен җыелдык. Бу киң күңелле кеше иде. Ул үз юлында очраткан барлык кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белән карады. Нәкъ менә шундый күңел иясе, күренекле җырчы һәм актерлык осталыгы булган Шаляпинга опера сәнгатендә үрнәк булырлык тирән образлар тудырырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Ул шулай ук артистка һәйкәлнең Богоявление соборы янында урнашуын искәртте, анда 150 ел элек кечкенә Шаляпинны чукындырганнар.  «Без бүген дә бөек җырчының мирасын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез — ул мирас үлемсез», — дип өстәде Әсгать Сәфәров.

«Бөек даһи турындагы хәтер әле күп буыннарны рухландырсын иде. Без аның бөеклеге турында күп сөйли алабыз, әмма иң мөһиме — ул үзенең таланты һәм хезмәт сөючәнлеге белән дан казанды», - дип нәтиҗә ясады ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе.

2017 елгы Шаляпин премиясе лауреаты Дмитрий Босов үз чиратында Шаляпинның барлык россиялеләр өчен илкүләм горурлык һәм барлык яңа җырчылар өчен эталон булуын билгеләп үтте. «Казанлылар Федор Шаляпинның якташлары булуы белән һәрвакыт горурланды. Нәкъ менә бөек опера җырчының ватанында аны аеруча хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр», - диде ул.

«Шаляпин безнең опера җырчылары мәктәбен бөтен дөньяга танытты. Аның ярдәмендә бөтен дөнья рус артистының нинди икәнен белә. Бу ирешеп булмаслык, әмма омтылырга кирәк кешенең идеалы. Кадерле Федор Иванович, Сезгә баш иябез!»- диде Дмитрий Босов. Аннары ул бөек җырчы репертуарына кергән «Вдоль по Питерской» җырын башкарды.

Чара Федор Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Шуннан соң барлык теләк белдерүчеләрне Шаляпин маршруты буенча сәяхәткә чакырдылар.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча