Рөстәм Миңнеханов «СО ЕЭС» АҖ идарәсе рәисе Федор Опадчий белән очрашты

14.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «СО ЕЭС» АҖ идарәсе рәисе Федор Опадчий белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, республиканың энергетика системасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Идел буенда иң эре һәм илнең иң эре энергетика системаларының берсе эшли.

Электр энергиясен төп кулланучыларның берсе - Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре, алар 2022 елда ышанычлы үсеш күрсәттеләр. Электр көчен куллану да сизелерлек артты.

«Безнең республика - сәнәгый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шуңа күрә үз энергетикасын үстерү – республика өчен өстенлекле юнәлеш. Бүген безнең бурыч - төбәкнең энергия системасын үстерү һәм кулланучыларны ышанычлы энергия белән тәэмин итү».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Бердәм энергетика системасының системалы операторы - Татарстанның күптәнге стратегик партнеры.

«Без алга таба да актив хезмәттәшлеккә омтылабыз, - диде ул. - Бездә «СО ЕЭС» АҖ белән яхшы эшлекле элемтәләр бар».

Федор Опадчий шулай ук хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге һәм энергетика компанияләре тырышлыгы белән Татарстанның энергетика системасы тотрыклы үсеш күрсәтә - ул 2022 елда куллануның абсолют үсеше буенча илнең төбәк энергия системаларының бишенчесе булды.

«Энергосистеманың үсешен һәм Татарстан гамәлгә ашыра торган проектларны бик теләп күзәтәбез», - диде ул.

«Егәрлек куллануның максимумы инде ике ел совет чоры күрсәткечләреннән артып китә. Генерация һәм челтәр инфраструктурасын үстерү буенча проектлар даими тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте «СО ЕЭС» АҖ идарәсе рәисе. - Татарстанның энергетика системасы аның нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирүче инновацион цифрлы карарлар кертү буенча лидерлар рәтенә керә. Республика хакимияте һәм энергетиклары белән берлектә, без төбәк икътисадының электр энергиясенә ихтыяҗны тәэмин итү өчен энергия системасын үстерүне дәвам итәчәкбез».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.