Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия иминлек органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Батырлык йолдызлыгы» XIV бөтенроссия куркынычсызлык һәм кешеләрне коткару фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министр Александр Куренков Татарстан Республикасының янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренә махсус техника тапшырдылар.
Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы янындагы мәйданда Татарстан Республикасының янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренә махсус техника тапшырылды. Чарада Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры генерал-лейтенант Александр Куренков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар Мәмләкәте Әмире шәех Тамим Бен Хәмәд Әл Тани белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты, «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Катарга бер көнлек эш сәфәренә килде.
Халыкара аэропортта аны Дәүләт министры шәех Фәхәд бине Фәйсал Әл Тани һәм Катарда Россия ИлчесеДмитрий Догадкин каршы алды
Татарстан Республикасында ачыкланган Covid-19 авырулары саны 19%ка арткан. ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 82%ка арткан. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб карары белән быелның 15 декабреннән берничә чикләү чарасы кертелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы техникасын 2023 елгы кыр эшләренә әзерләү турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов республика һәм федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.