Рөстәм Миңнеханов һәм Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

13.02.2023

Төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисенең Адыгәй Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашуында каралды.

Очрашу бүген  төштән соң Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Морат Кумпилов җитәкчелегендәге Адыгәй Республикасы делегациясе Казанга эш сәфәренә килде. Программа кысаларында Адыгәй коллегалары сәнәгать мәйданчыклары эше белән таныштылар, шул исәптән «Мастер» Кама индустриаль паркында, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар.

Рөстәм Миңнеханов ике яклы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан һәм Адыгәй үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай мөмкилелкәрне гамәлгә ашыра алачагына ышаныч белдерде.

Әлегә товар әйләнеше күләме зур түгел, әмма Татарстан машина төзелеше, автомобиль төзелеше, Татарстаннан автомобиль шиннары продукциясе, суыткыч һәм медицина җайланмалары, халык куллану һәм азык-төлек товарлары, мәгълүматлаштыру, югары технологияләр өлкәсендә кооперация белән кызыксына.

Инде җайга салынган товарларга килгәндә, Татарстан ягыннан бу җиңел һәм йөк автомобильләре, автобуслар, азык-төлек продуктлары, медицина җайланмалары. Адыгәй Республикасыннан төбәккә нигездә азык – төлек продуктлары: сырлар, балык һәм балык продуктлары, минераль сулар китерелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача гына Татарстан – Россиянең алдынгы һәм сәнәгать үсеш алган төбәкләренең берсе, икътисад нигезе - нефть сәнәгате, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе турында сөйләде. Татарстан - төрле төрдәге һәм синтетик каучук полимерларын җитештерүче иң эре предприятиеләргә ия, шулай ук республика автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерә. Татарстан сәнәгать товарларының яртысын экспортлый, шулай ук үзен төп авыл хуҗалыгы продукциясе (ит, сөт, ашлык, бәрәңге) белән тәэмин итә, хәләл индустрияне актив үстерә, шул исәптән хәләл продукцияне экспортлый.

Төбәк максатчан рәвештә инновацион һәм җитештерү инфраструктурасын - «Алабуга» МИЗ, Иннополис, алдан социаль-икътисадый үсешнең биш территориясен, индустриаль паркларны һәм технопаркларны, инжиниринг үзәкләрен максатчан формалаштыра.

«Без эшкуарлыкка ярдәм итү, икътисад тармаклары өчен кадрлар әзерләү өлкәләрендә тәҗрибә алмашуга һәрвакыт әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - цифрлаштыру. Бу өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул  «ЗаказРФ» федераль сәүдә мәйданчыгының мөмкинлекләре турында сөйләде. Электрон сәүдә технологияләре базасында шулай ук «Республика маркетинг үзәге – импортны алмаштыру үзәге» проекты тормышка ашырыла.

Бу юнәлештә тәҗрибә уртаклашу өчен Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек өчен Адыгәй Республикасы ягыннан җаваплы кешене билгеләргә тәкъдим итте.

Адыгәй делегацияләре безнең республикада даими рәвештә төрле чараларда, шул исәптән «Kazan-Summit» халыкара икътисадый форумында катнашалар. Быел ул федераль статус алды һәм хәзер «KazanForum» исемен йөртә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм Адыгәй вәкилләрен бу чарада катнашырга чакырды.

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Адыгәй җитәкчелегенә татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде - Адыгәй Республикасында 2,5 меңнән артык татар яши.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте