Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Директорлар советы әгъзалары һәм чакырылганнар берничә инновацион проект карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә. Биредә Рөстәм Миңнеханов катнашында Васильево бистәсендә «Дулкын» йөзү бассейны ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика чыршысында балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Чара «Татнефть Арена»да узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика яыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда төрле чемпионатларда һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмаларның яшь вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында 2022 елда «Танеко» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча киңәшмә уздырды.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләрен, автомобильләрне электр белән кору һәм криоген автозаправка станцияләре өчен электр белән кору станцияләрен ачу тантанасы булды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
Бүген Түбән Кама районында «Танеко»да комплекслы сынау режимында хуш исле углеводородлар җитештерүе эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.
Бүген Әлмәттә «COLLAB DAY» фәнни-мәгариф конференциясе узды. Чараны ИТМО Университеты (Санкт-Петербург) һәм Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ) оештырды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә балалар бакчасы булган 44 фатирлы торак йортта булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә.
Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов «Кванториум» балалар технопаркында булды. Монда аңа реконструкцияләнгән корпусны күрсәттеләр. Объект 6-18 яшьлек 1370 баланы кабул итәргә сәләтле. Технопаркта дәресләр 16 юнәлештә уза.