Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Аркадаг шәһәрендә төп мәчеткә нигез салу тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы заказчылары 2022 елда 233 млрд. сумлык сатып алулар урнаштырган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Утырышның төп темасы - 2022 елда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге һәм 2023 елга планнар турында.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта 2023 елның 19 һәм 20 гыйнварында уза торган Төрекмән-Россия бизнес-форумында катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Форум ике яклы сәүдә-икътисадый һәм сәнәгать хезмәттәшлеген тирәнәйтү өчен уздырыла, барыннан да элек, ике илнең эшлекле даирәләре һәм оешмалары арасында. Бизнес-форумда дәүләт оешмаларыннан һәм шәхси компанияләрдән 300дән артык вәкил катнаша.
Иртәгә, 2023 елның 20 гыйнварында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XVIII бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды.
Чара Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМ Баш идарәсенең укыту-күнегүләр манежында узды. Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта эш сәфәрендә.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте Милли Генгеш Рәисе Г. М. Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Тышкы эшләр министры урынбасары Бердынияз Мәтиев һәм Россиянең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин каршы алды.
Халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре - безнең даими өстенлегебез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМ йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Узган 2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклау үсешенә 104 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 10 млрд. сумы - сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә. 1277 объектта матди-техник базаны ныгыту буенча эшләр башкарылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Төп тема - 2022 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнаша. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза.
Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында онлайн трансляцияләү оештырылган (https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm).