Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университеты янында урнашкан «Энергетикларга багышлана» мемориалына чәчәкләр салды.
Әлеге тантанасында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директоры, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, мемориал ГОЭЛРО планын тормышка ашыруга һәм илнең энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән өлкән буын энергетикларга хөрмәт йөзеннән куелган.
Мемориал КДЭУ территориясендә 2020 елда төзелгән.