«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы 2023 елның 18-20 маенда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Форум кысаларында 200гә якын чара планлаштырылган. Бүген үк инде «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы программасы белән чара сайтында танышырга мөмкин - https://kazanforum.ru/program/
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион брифингта ММЧ вәкилләренә хәбәр иттеләр.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина журналистларга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кырларында илдә ислам банкингы үсеше перспективалары һәм әлеге теманы хокукый җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырылуын хәбәр итте. «Без ислам финанслары буенча фикер алышуны планлаштырабыз. Бу, мөгаен, бүгенге көндә Үзәк банк әзерләгән иң мөһим сессияләрнең берседер. Трек традицион финанс инструментларына альтернатива буларак партнерлык финанславына багышланачак", - дип сөйләде ТР ИҮА җитәкчесе.
Моннан тыш, форум кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында тагын бер сессия узачак – Россиядә партнерлык финанславын хокукый җайга салу перспективалары турында. «Анда беренче укылышта узган профильле федераль закон турында фикер алышачаклар», – дип төгәллек кертте Талия Миңнуллина.
Форум кысаларында 200гә якын чара планлаштырылган. Эшлекле өлеш - беренче ике көндә, аннары кунакларның мәдәни программа чаралары булачак - ЮНЕСКО объектларында, ислам модасы шоуында һәм «Изге Болгар җыенында» булачаклар.
Форум - бүгенге көндә Татарстанда иң эре халыкара вакыйга, дип ассызыклады Талия Миңнуллина.
Быелгы форум 14 нче тапкыр узачак, һәм быел, Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, «чараны зурайтуга таба җитди уңай үзгәрешләр» булды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Kazanforumга федераль статус бирде, ә форумны оештыру комитетын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкләде.
Оештыру комитетының беренче утырышы Мәскәүдә 2023 елның 2 февралендә узды.
Форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина Марат Хөснуллинның чараны оештыруга гамәлилек алып килүен билгеләп үтте. «Ул шунда ук сессияләрнең максаты нинди икәнен күрсәтә. Оештыру комитеты утырышы без хәл итәргә планлаштырган бик җитди индикатив бурычлар кую режимында узды. Хәзер шартнамәләр, килешүләр әзерләү буенча эш алып барыла», — диде ул.
Быел беренче тапкыр «Россия — Фарсы култыгы» парламентара тыңлаулары узачак. Туризм буенча аерым сессия булачак һәм Казан беренче тапкыр «Россия — партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумын кабул итәчәк.
Саклык банкының эшлекле иртәнге ашын банк җитәкчесе Герман Греф үзе үткәрер дип көтелә. «Хәзер аның графигында чара бар инде», - дип билгеләп үтте ТР ИҮА башлыгы.
Россия Үзәк банкы ислам финанслары буенча форумга әзерләнә, Оман, БГӘ һәм башка илләрдән экспертлар көтә. Шулай ук технологияләргә, стартапларга, суднолар төзелешенә, медицина һәм спорт тематикасына багышланган эшлекле чаралар да планлаштырылган.
ММЧ өчен 2 мең кв. метрлы аерым лаунж-зона төзелә, дип сөйләде Талия Миңнуллина.
«Быел катнашучылар саны, рәсми делегацияләр саны һәм, әлбәттә, нәтиҗәләр буенча зуррак булыр дип уйлыйбыз», — диде ТР ИҮА башлыгы һәм инфраструктураны тутыру генә түгел, ә икътисадый нәтиҗә алу мөһимлеген дә ассызыклады.
Аерым профиль сессияләре Төркия, Мисыр, Индонезия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан һәм Малайзия белән планлаштырылган. Бу илләрдән бик күп дәрәҗәле кунаклар көтелә. Талия Миңнуллина сүзләренчә, форумны алга этәрүгә Россия Федерациясенең ИХО илләрендәге сәүдә вәкиллекләре дә кушылган. Барыннан да элек БДБ, Якын Көнчыгыш, Африка илләреннән килгән кунакларны көтәбез, дип билгеләп үтте үз чиратында ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров. Чакырулар хәзер җибәрелә, форумга теркәлү 1 февральдә ачылган. Ул ассызыклаганча, форум ил өчен уникаль. Кунаклар традицион татар кунакчыллыгына тулысынча исәп тота ала, дип нәтиҗә ясады Газинур Бакиров. Ул форумның мөселман илләре өчен генә ачылмавын аерым билгеләп үтте.
KazanForum халыкара форумын уздыру Россиянең ислам дөньясы илләре икътисады белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә бер адым булачак. Татарстан бу юнәлешне алга этәрүдә аерым роль уйный, диде Татарстан Рәисенең ярдәмчесе Газинур Бакиров. Ул 2023 елда, Россия дус булмаган илләрнең икътисадый басымы астында булганга күрә, форумның мөһимлеген ассызыклады.
«Бу - безнең республика өчен зур ышаныч һәм зур җаваплылык. Россиягә санкция басымы шартларында һәм аның икътисади мәнфәгатьләрен тәэмин итү кирәклеген исәпкә алып, илебезнең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү мөһимлеге сизелерлек арта. Ил җитәкчелеге Татарстанга бу мөһим миссияне ышанып тапшыра», – дип ассызыклады Газинур Бакиров. Казан Россиянең ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлегенең чын башкаласына әверелә, дип өстәде ул. «Бүгенге көндә бу юнәлештә күп эшләр башкарылды инде. Безнең республика бу эшнең алгы сафында тора», - дип йомгаклады сүзен Рәис ярдәмчесе.
Төп яңалыкларның берсе: Kazanforumның яңа операторы - «Росконгресс» фонды (шулай ук ПМАФ һәм ВЭФ үткәрә).