Яңалыклар

13.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны һәм медиа өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре - Россия матбугаты көне белән котлады. «Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Матбугат заманында җәмгыятьнең мөһим институты булды һәм шулай булып кала да, ә хакимият өчен – халык белән җитди кара-каршы элемтә чыганагы», - диде Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

13.01.2023

2022 елда Татарстан Республикасының төзелеш тармагында 11 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 6сы үлем белән тәмамланган. Барлык бәхетсезлек очракларының 72 проценты - биеклектән егылып төшү һәм предметларның җимерелүе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

13.01.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

Утырыш Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында узды һәм 2022 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Фойеда тематик экспозиция күрсәтелде.

13.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада, анда Мортаза Рәхимов белән хушлашу һәм җеназа чарасы уза.

Уфадагы бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнаша.

Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу «Башкортстан» ДКЗда уза.

12.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды. Чара махсус зона мәйданчыгында узды. Утырыш кысаларында 2 проект хупланды.

12.01.2023

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды.

12.01.2023

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Башкортостан Республикасының беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов вафат булуы сәбәпле, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировның кайгысын уртаклашты.

12.01.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

11.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов реставрациядә булган һәм Казан үзәгендә урнашкан мәдәни мирас объектларында булды.

Тулаем Рөстәм Миңнеханов өч объектны реконструкцияләү һәм реставрацияләү белән танышты, алар барысы да - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары.

11.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына яңа министрны тәкъдим итте.

Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында узды (Казан, Сафьян ур.).

Ринат Садыйков ТР Яшьләр эшләре буенча яңа министр булды (бүгенге көнгә кадәр ул ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарды).  Татарстан Республикасы Президентының 2023 елның 11 гыйнварындагы Указы нигезендә билгелщп куелды.

Битләр: << 391 ( 392 ) 393 394 395 396 397 398 399 400 >>