Яңалыклар

10.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Җизак өлкәсе Хакиме Эргаш Салиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

 

10.01.2023

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстанда газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.

09.01.2023

Җылылык бирү сезоны чорында җылылык белән тәэмин итүнең кулланылган ресурсларын исәпкә алу һәм халыкка күрсәтелгән түләү счетларының дөрес булуына аерым игътибар таләп ителә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

09.01.2023

2023 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 6 илкүләм проектны һәм 4 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашачак. Шулай ук 205 объект төзелешенә һәм ремонтына мониторинг ясалачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

09.01.2023

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе күләме, хуҗалыкларның барлык категорияләрен исәпкә алып, беренче тапкыр 300 млрд. сумнан артып китәчәк. Чагыштырма үсеш план күрсәткече 1,9% булганда якынча 18% тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

06.01.2023

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм! Бу тантана рухи яңарышка, гаделлеккә һәм игелеккә омтылыш хисләре, якты өметләр уята, тормышның  һәркемгә аңлаешлы булган мәңгелек асылы – гаилә нигезенең какшамаслыгы, Ананың баласына мәхәббәте, сабый күңеленең сафлыгы турында искәртеп, дин тотучыларны изге гамәлләргә дәртләндерә.

03.01.2023

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсен үткәрде. 2023 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

31.12.2022

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате.

29.12.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел хәйрия гамәле кысаларында республиканың өч яшь татарстанлының теләкләрен тормышка ашырды.

29.12.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби вазыйфаларын башкарганда һәлак булган Сергей Софьин гаиләсе белән очрашты.

Битләр: << 391 392 ( 393 ) 394 395 396 397 398 399 400 >>