Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Төп нотык белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, районда уртача хезмәт хакы якынча 35 мең сум тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы секторында — якынча 25 мең сум, гәрчә Татарстан буенча бу күрсәткеч 50 меңгә якынлаша.
«Бу бик мөһим мәсьәлә. Аннары ни өчен белгечләр һәм яшьләр китәләр, дип сорамагыз. Мондый проблемаларны хәл итәргә кирәк, югыйсә, бездә кешеләр бөтенләй булмаячак», - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов. Моннан демографик проблемалар да килеп чыга, алар турында район башлыгы да сөйләде. Күп кенә яшьләр, яхшырак эш һәм югарырак хезмәт хакы эзләп, муниципалитеттан китә, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында 2022 елдагы төп нәтиҗәләр турында кыскача искәртте һәм, барлык кыенлыкларга карамастан, 2022 елда республика икътисады уңай нәтиҗәләр күрсәтте, дип билгеләп үтте. Татарстанда җыелма төбәк продукты – 6%ка, сәнәгать җитештерүе – 6,6%ка, авыл хуҗалыгы продукциясе 26%ка арткан. Республикада 5,2 млн тоннадан артык уңыш җыелган, беренче тапкыр тулаем савым 2 млн тоннадан артып киткән. Төзелеш эшләре - 20%ка, инвестицияләр 5,5% ка арткан. Республиканың тотрыклы үсеше федераль ярдәмнән башка мөмкин булмас иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга, Михаил Владимирович Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә инициативаларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итүләре, икътисадның реаль секторына һәм турыдан-туры гражданнарга ярдәм итүнең олы чаралары өчен рәхмәт белдерде.
Шул исәптән федераль ярдәм чаралары ярдәмендә инвестицион программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган елда республикада 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Әйтик, Балык Бистәсе районында төп объектлар арасында 180 млн. сумга 25 объектта эшләр башкарылган: 2 ФАП төзү, пляж төзү, 6 торак пунктта инженерлык системаларын модернизацияләү, 3 мәктәпне һәм техникумның тулай торагын капиталь ремонтлау, күп фатирлы йортларны, Балык Бистәсе бистәсенең чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау.
Узган елдан республика Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Газпром» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган газлаштырып бетерү программасында катнаша. Әлеге программа кысаларында узган ел Татарстанда 1,8 млрд. сумлык эшләр башкарылган, газүткәргеч 12 мең йортка җиткерелгән, 6 меңнән артык йорт газга тоташтырылган. Шул исәптән Балык Бистәсе районында 8 км чамасы газүткәргеч төзелгән, газ ике йөз йортка җиткерелгән, 120 йорт челтәргә тоташтырылган инде. Быел бу эш дәвам итәчәк. Район администрациясеннән газ белән тәэмин итүгә соңгы тоташтыруны тәэмин итү өлешендә йорт хуҗалары белән эшне көчәйтүне сорыйм.
Шулай ук районда күп кенә юл эшләре башкарыла.
Быел барлык республика программаларын узган ел дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Һичшиксез, күп нәрсә икътисадның төп тармакларындагы эшләрнең торышына һәм һәр муниципалитетның актив эшенә бәйле булачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Балык Бистәсе районы - икътисад өлкәсендәге күп кенә күрсәткечләр буенча артта калучылар арасында. Ел нәтиҗәләре буенча район социаль-икътисадый үсеш рейтингында 39 нчы урында тора, җыелма территориаль продукт күләме буенча – 8 млрд. сум, 40 нчы урын – төяп озатылган продукция күләме буенча, 27 нче урын сәнәгать җитештерүе индексы буенча - 100,3% (ТР буенча 106,6%).
«Балык Бистәсе районының потенциалы бик зур, әмма әлегә сез Татарстан муниципалитетлары арасында социаль-икътисадый үсеш буенча 39 нчы позициядә торасыз. Күрше районнар белән чагыштырганда, сез начар түгел, әмма сезгә тагын да үсәргә кирәк. Керем базасы буенча эшләр бар, эш урыннары һәм бизнес булдырырга кирәк. Шул ук вакытта районның файдалы логистика позициясе, җир һәм су ресурслары бар. Монда 85 километр яр буе линиясе бар, Татарстанда беркемнең дә андый линиясе юк. Район потенциалын ачарга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шуның белән бергә районның күп кенә конкурентлы өстенлекләре бар, алар арасында төп - отышлы транспорт логистикасы (федераль, төбәкара автомобиль трассалары, М-12 трассасы янәшәсендә), бай җир һәм су ресурслары һәм Казанга якынлыгы – иң эре кулланучылар базары буларак. Районның барлык юнәлешләр буенча мөмкинлеге нәтиҗәле тормышка ашырылырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Инвестицион проектлар районда уңышлы тормышка ашырылыр һәм киләчәктә үсешкә уңай этәргеч бирер дип көтелә.
Хәләл индустрия авыл хуҗалыгында һәм эшкәртүдә перспективалы юнәлеш булып тора. 2020 елдан хәләл продукцияне экспортлау күләме республикадан 2,6 тапкыр арткан. Балык Бистәсе районыннан хәләл (якынча 96 оешма) стандартлары буенча эшләүче оешмалар реестрында «Русский мрамор» АҖ гына тора.
Татарстан Рәисе шулай ук районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшен, бигрәк тә сөт терлекчелегендәге эшчәнлеген тәнкыйтьләде.
«Районда игенчелек белән генә шөгыльләнсәң, хезмәт хакы Һәрвакыт түбән булачак. Терлекчелек - акча агымы тәэмин итүче нигез. Хуҗалык тотрыклы булсын өчен сөт - беренче номерлы продукт», - диде ТР Рәисе. Шул ук вакытта ул районда терлекчелек фермаларының уңышлы үрнәкләре дә барлыгын билгеләп үтте. Мондый идеяларне табарга һәм алга этәрергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, район хакимиятенә, җирлек башлыкларына хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү эшен көчәйтергә кирәк - бу өстенлекле бурыч.
Әйтик, кече хуҗалык рәвешләре рейтингында Балык Бистәсе районы 24 нче урында. Бер ел эчендә районның 7 кече хуҗалыгы дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланган. Шул ук вакытта узган ел районда крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны кимегән. Район 29 нчы урында (100 шәхси хуҗалыкка уртача 22 сыер туры килә).
Шулай ук җирле администрациянең җаваплылык зонасында – барлык юнәлешләрдә дә кече һәм урта бизнесны үстерү. Республикада 165 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Бу өлкәдә 800 мең кеше эшли – бу барлык эш урыннарының 39%тан артыгы, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары җыелма төбәк продуктының дүрттән бер өлешен (25,5%) формалаштыра.
Район икътисадында кече һәм урта бизнесның өлеше 37% тәшкил итә - бу шәһәрләр һәм районнар арасында 8 нче урын. Район һәрвакыт балта осталары, бәйләү һөнәрчеләре белән дан тотты. Бүген мөһим бурыч – үсеш өчен кирәкле шартлар тудыру.
Перспектив юнәлешләрнең берсе - туризм. Балык Бистәсе районында туристларны җәлеп итүнең аерым нокталары формалашкан инде. Районның шәһәр яны, экологик, балык тоту туризмы өчен зур мөмкинлеге бар. Бу юнәлеш өчен дәүләт ярдәме чараларын да активрак кулланырга кирәк.
Утырыш Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.