Яңалыклар

14.02.2023

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы 2023 елның 18-20 маенда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак. Форум кысаларында 200гә якын чара планлаштырылган. Бүген үк инде «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумы программасы белән чара сайтында танышырга мөмкин - https://kazanforum.ru/program/

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион брифингта ММЧ вәкилләренә хәбәр иттеләр.

14.02.2023

Бүген Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышы узды. Чара Казан дәүләт энергетика университеты базасында узды. Татарстан Республикасында Университет технологик эшкуарлыгын үстерүгә багышланган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

14.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университеты янында урнашкан «Энергетикларга багышлана» мемориалына чәчәкләр салды.

Әлеге тантанасында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директоры, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов катнашты.

14.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «СО ЕЭС» АҖ идарәсе рәисе Федор Опадчий белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, республиканың энергетика системасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Идел буенда иң эре һәм илнең иң эре энергетика системаларының берсе эшли.

13.02.2023

Төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисенең Адыгәй Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашуында каралды.

Очрашу бүген  төштән соң Казан Кремлендә узды.

 

13.02.2023

Бүген Казанда бөек җырчы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан артист һәйкәленә (Бауман ур.) чәчәкләр салу тантанасы булды.

Һәйкәл янында мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, чиновниклар, артистлар җыелды.

13.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федор Иванович Шаляпинга мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.

Чара танылган опера җырчының тууына 150 ел тулуга багышланган.

Искәртеп узабыз, Федор Шаляпин 1873 елның 13 февралендә Казанда балык тоту урамында (хәзер – Пушкин урамы) туган.

Мемориаль такта урнаштыру урыны итеп Лисицын -Емелина йорты бинасының фасады сайланган (Пушкин ур., 10). Мемориаль такта бронза, авторы - скульптор Тимофей Тюрин.

Чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Рәис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, М. Җәлил исемендәге ТАДБһәмОТ директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Н.Г. Җиһанов ис Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, Шаляпин төбәкара үзәге вице-президенты, А. А. Бахрушин исемендәге театр музее филиалы – А.Н. Островский музее директоры Светлана Семиколенова, театр җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

13.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Утырыш Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Төп нотык белән Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, районда уртача хезмәт хакы якынча 35 мең сум тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы секторында — якынча 25 мең сум, гәрчә Татарстан буенча бу күрсәткеч 50 меңгә якынлаша.

13.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты - «Балык Бистәсе муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» район Советы утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар районның берничә объектында булды.

11.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» программасы кысаларында күп фатирлы торак йортлар ишегалларын кышкы эксплуатацияләү турында сөйләде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.

Битләр: << ( 381 ) 382 383 384 385 386 387 388 389 390 >>