Яңалыклар

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов райондагы берничә объектта булды. Бу: «Хан-Су» шифалы суын тутыру цехы, шулай ук Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе (учреждение 2008 елдан бирле эшли).

 

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында рядовой Евгений Зорин гаиләсе әгъзалары белән очрашты.

Евгений Зорин сугышчан бурычны үтәгәндә батырларча һәлак була. Евгений контакт буенча хәрби хезмәткә 2021 елның июнендә керешкән. 

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбендә булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына эш сәфәрендә.

Кадетлар интернат мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр, уку йортын үстерү планнары турында сөйләделәр.

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә.

Төп максаты - Чирмешән муниципаль район Советының «2022 елда Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Рәисе «Хан Су» минераль су җитештерү цехында булды.

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Андрей Рюмин электр энергетикасы өлкәсендә норматив-хокукый актларны камилләштерү буенча уртак тәкъдимнәрне тикшерделәр.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин барысын да Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады. Россиядә бу көн 15 февральдә билгеләп үтелә.

14.02.2023

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2022 елның 24-27 ноябрендә Болгариядә онлайн-форматта узган информатика буенча XIV халыкара көзге турнир җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов катнашты.

14.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чистай муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында Рөстәм Нигъмәтуллин «Бетар» ПКФ» ҖЧҖ җитештерү комплексында булды, анда пластмассадан эшләнмәләр җитештерү цехы, инструмент җитештерү үзәге, җайланмалар эшләү һәм җитештерү үзәге эшчәнлеге белән танышты, шулай ук төп корпусны (үлчәү приборларын җыю цехын) карады.

Аннары «Чистай» мәдәният үзәгендә Чистай муниципаль районы Советының 2022 елдагы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган утырышы узды.

14.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов "Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы" ЯАҖ Директорлар советы рәисе С.В. Фофанов мбелән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Предприятиене үстерү мәсьәләләре, үзара файдалы хезмәттәшлек буенча алдагы адымнар буенча фикер алышынды.

14.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елына старт бирде.

Тантаналы чара Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов КФУның ИФМК эше белән танышты, югары уку йортының уку аудиторияләрендә булды.

Битләр: << 371 372 373 374 375 376 377 378 379 ( 380 ) >>