Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - «Озон Волга» ҖЧҖнең күпләп-бүлү үзәгенең өченче чиратын төзи башлау тантанасында катнашу.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росконгресс фонды директоры, идарәсе рәисе, Александр Стуглев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Тикшерү идарәсе РФ Тикшерү комитетының территориаль органнары арасында алдынгы позицияне саклый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Блокадалы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды һәм Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга һәм Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 79 ел тулуга багышланган иде.
Чара башланганчы «Татарстан герой Ленинград - блокадалы шәһәр тарихында» тематик күргәзмәсен карадылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов«Украина. На переломах эпох» мультимедиа күргәзмәсендә булды. Күргәзмә «Россия – минем тарихым» тарихи паркында оештырылган. Ун тематик экспозиция залы борынгы Россия дәүләте оешканнан алып бүгенге вакыйгаларга кадәр зур тарихи чорны үз эченә ала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының кырык утырышында катнашты - бу елның язгы сессиясендә беренче. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте мөрәҗәгатен хуплады. Бу мәсьәлә алдан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев катнашында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Икътисад инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутатлары тарафыннан каралды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы РФ Оборона министрлыгының хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты.
Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстанда ИТ-парк өлкәсендә иң эре объектларның берсе - Казанда төзелгән Бәшир Рәмиев исемендәге барлыкка килде. Бу тармакка бик күп ресурслар җибәрелүен күрсәтә. «Без бик күп ресурслар, вакыт сарыф иттек, һәм бушка түгел!» диде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында.
Утырыш яңа мәйданчыкта - Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды һәм Цифрлаштыру елы йомгакларына һәм 2023 елга цифрлаштыру бурычларына багышланды.
Бүген, Россия студентлар көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында булды. Ул Цифрлы трансформацияләр үзәген карады һәм студентлар белән аралашты.