2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан физик затлардан өч млрд сумнан артык салым җыярга планлаштыра

04.04.2023

Татарстанның дүрт эшкуары 2022 елда 1 млрд сумнан артык керем декларацияләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Бүген инде дүрт шәхси эшкуар 2022 елда алынган бер млрд сумнан артык керемен декларацияләде, ә аларның салымнары суммасы 151 млн сумга якын", – диде Марат Сафиуллин.

Ул узган ел бер млрд сумнан артык керемне 24 салым түләүче декларацияләгән, салымның гомуми суммасы – 367 млн сум булганын искәртте.

Искәртик, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан физик затлардан өч млрд сумнан артык салым җыярга планлаштыра. Аларны 17 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Салым хезмәтенә 2022 елда керем декларациясен тапшыру өчен бер айдан да азрак вакыт калды. Казнага барлыгы 3 млрд сумга якын акча керергә тиеш. Декларацияне кем һәм нинди очракларда тапшырырга тиешлеге турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде. 

Салым хезмәтенә 3-НДФЛ формасы буенча керемнәр турында декларация тапшырырга һәм салым суммасын гражданнар 2 майдан да соңга калмыйча мөстәкыйль исәпләргә тиеш. Документны теркәлгән урын буенча салым органына тапшырырга, салымны 2023 елның 17 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк, дип белдерде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин.

Ел башыннан физик затлар салым хезмәткәрләренә 17 мең декларация җибәргән, салым түләүләре суммасы 483 млн сум тәшкил итәчәк. Физик затлардан барлыгы 65 меңгә якын декларация көтелә, алар казнага 3 млрд сумнан артык күчерелергә тиеш.

Марат Сафиуллин сөйләгәнчә, торак, җир һәм транспортны сатудан; милекне арендага бирүдән; кыйммәтле кәгазьләр сатудан; лотереядә җиңеп, 15 мең сумга кадәр алынган керемнән; салым түләүнең гомуми системасын кулланган шәхси эшкуарлар, нотариуслар һәм адвокатлар салымнар буенча хисап бирергә тиеш.

Шулай ук керемнәр турында якын туганнары булмаган кешеләрдән бүләккә алынган күчемсез милек, транспорт чаралары, акцияләр һәм башкалар өчен хисап бирергә кирәк.

"Декларация бирмәскә мөмкин булган гражданнарга аерым игътибар итер идем. 5 елдан артык милектә булган күчемсез милекне саткан кешеләр бу бурычтан азат ителде", - дип аңлатты Сафиуллин.

Әгәр ниндидер сәбәпләр буенча граждан декларацияне вакытында тапшырмаса, Федераль салым хезмәте сатылган мөлкәтне сатып алу чыгымнарын исәпкә алмыйча, салым суммасын үзе исәпләп чыгарачак. Һәм салым түләүне таләп итәчәк.

Декларацияне салым түләүченең шәхси кабинеты аша ФНС сайтында тапшырырга мөмкин, анда мәгълүматның күп өлеше алдан тутырылган, яки кыска сценарийлар буенча "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы аша биреп була.

"Хәзерге вакытта инде миллион ярымнан артык татарстанлының салым түләүченең шәхси кабинетлары бар», – дип ассызыклады ТР буенча Федераль салым хезмәте башлыгы.

 


"Татар-информ" МА материаллары буенча