Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Табачук белән очрашты.
Очрашу Алексей Песошинның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты.
Тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды, «Газпром межрегионгаз Казан» ҖЧҖнең алга таба үсеше турында фикер алышынды.
Аралашу барышында Сергей Табачук «Газпром межрегионгаз Казан» ҖЧҖ предприятиесенең яңа җитәкчесе Айдар Энгель улы Таһиров белән таныштырды.
Исегезгә төшерәбез, Айдар Таһиров «Газпром межрегионгаз Казан» АҖдә 2005 елдан бирле эшли. Ул төрле вазифалар башкара, шул исәптән «Газпром межрегионгаз Казан» АҖнең хакимият органнары һәм социаль әһәмиятле кулланучылар белән эшләү буенча генераль директоры урынбасары булып эшли. 2022 елның 4 октябреннән «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы булып тора.
Казанга сәфәре кысаларында «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Табачук шулай ук «Газпром межрегионгаз Казан» ҖЧҖ җитәкчелеге белән эшлекле киңәшмә үткәрәчәк.