Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо» да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Эштә РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышны ачып, Алексей Песошин республикада икътисадның энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү һәм импортны алмаштыру буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте.
Үз докладында Татарстан Республикасы вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, 2022 елда республика буенча электр энергиясен куллану 33 млрд киловатт-сәгать тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткеченнән 3,5% ка югарырак. Электр энергиясен җитештерү, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, бер ел эчендә 4,7% ка үсә һәм 28 млрд киловатт-сәгать тәшкил итә.
"Электр энергиясен җитештерү үсеше темплары кулланудан артып китүгә карамастан, конкурентлыкка сәләтле электр энергиясе дефициты 5 млрд киловатт-сәгатькә диярлек саклана. Бүген ул бердәм илкүләм электр челтәреннән күчерү хисабына тулылана", - диде министр.
Беренчел бурычлар сыйфатында Олег Коробченко энергия системасының җитештерү объектларын алга таба модернизацияләүне һәм яңа куәтләрне сафка кертүне, интеллектуаль исәп системаларын гамәлгә кертүне, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне билгели.