Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсендә катнашты. Чара Казанның Совет район судында узды.
Бүген Мәскәүдә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Киңәшмә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин карары белән Казанда форум федераль статус алды.
Иртәгә, 3 февральдә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең өч төп сәбәбен билгеләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында хәбәр итте. Утырышның төп темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды. Утырышның темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары турында.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бала хокуклары буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Мария Львова-Белова Казанда эш сәфәрендә. Ул республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә социаль учреждениесендә булды. Моннан тыш, Татарстан Республикасында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмәдә катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясе Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева һәм «Россия креатив атнасы» форумы директоры Марина Абрамова белән очрашты.
Мәдәниятне үстерү - дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, милләтара тынычлык һәм татулык саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында үткәрде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.