Яңалыклар

31.01.2023

Татарстан белән Абхазия Республикасы арасында товар әйләнешен үстерү, хезмәттәшлекне активлаштыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы вице-премьеры,  икътисад министры Кристина Озган белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

31.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2022 елда Татарстан Республикасы нефть,газ, химия комплексының база предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин доклад ясады.

30.01.2023

Иртәгә, 31 гыйнварда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

30.01.2023

Бүген Казанда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар. Хушлашу мәрәсимендә  РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Матәм митингы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

27.01.2023

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев  Илкүләм пространство мәгълүматлары системасы» программасын КБДРын тулыландыру өлешендә гамәлгә ашыру сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.01.2023

Бүгенге көндә Татарстанда төзүчеләр 379 мең квадрат метр торак тапшырган, бу - еллык планның 12%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.01.2023

Кичә Казанда 22 гыйнвардан бирле барган Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарының спорт программасы тәмамланды. Ярышлар Россиядә Махсус Олимпиада программасы буенча иң колачлы һәм күп кырлы булды,  оештыру дәрәҗәсе иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

27.01.2023

Бөек Ватан сугышы ветераннарының каһарманлыгы һәм фидакарьлеге үрнәкләре яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең нигезе булып хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.

27.01.2023

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышы узды

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән узган елдагы эшнең беренчел нәтиҗәләре, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын, 2023 елга капиталь кертемнәр программасын раслау, шулай укКомпания хезмәткәрләренә һәм эшләмәүче пенсионерларга социаль ярдәм турында нигезләмә һәм «Татэнергосбыт»АҖнең исемле стипендияләрен билгеләү турында нигезләмә.

27.01.2023

Бүген Татарстан Республикасы территориясендә Ozon логистик үзәгенең өченче чираты төзелеше башланды. Комплекс «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә урнашкан һәм ул компаниянең Идел буендагы төп хабларының берсе булып тора. Проектның төзүчесе «Ромекс Групп.

«Озон Волга» ҖЧҖнең күпләп-бүлү үзәгенең өченче чиратын төзи башлау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 381 382 383 384 385 ( 386 ) 387 388 389 390 >>