Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты

05.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, узган ел нәтиҗәләре товар әйләнеше күләме илләр арасында булган мөмкинлекәргә туры килми. Бүген Төркмәнстанда Татарстанның машина төзелеше һәм нефть эшкәртү өлкәсендәге берничә эре компаниясе гамәлдә.

"Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек һәрвакыт Татарстанның тышкы икътисади һәм халыкара эшчәнлегенең әйдәп баручы юнәлешләренең берсе булды. „Россия-Ислам дөньясы: KazanForum“ форумы икътисади хезмәттәшлекнең төп мәйданчыгы булып тора", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Төркмәнстан делегациясен әлеге чарага чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.