Татарстан Рәисе Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

05.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Ул Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Россия белән Төркмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркмәнстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә шәхси ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Халк Мәсләхәте Рәисе сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнехановның илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытудагы ролен билгеләп үтте. "Сезне кунакчыл тугандаш Төркмәнстанда күрүемә шатмын. Сез Төркмәнстан-Россия мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен күп эшләр башкарасыз. Без моңа зур әһәмият бирәбез. Безнең ике яклы мөнәсәбәтләр дә уңышлы үсә", - диде Гурбангулы Бердымөхәммәдов.

Яклар шулай ук нефть эзләү, газ ташу, энергетика һәм химия продукциясен китерү кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов санкцияләр шартларында Төркмәнстанның Россия белән хезмәттәшлеге туктамыйча, ә хәтта артуын да билгеләп үтте, һәм монда Гурбангулы Бердымөхәммәдовның өлеше зур.

Моннан тыш, әңгәмәдә мәдәни элемтәләрне, шулай ук мәгариф һәм туризмны үстерүнең мөһимлеге билгеләп үтелде. Төркмәнстан Татарстанда чит ил студентлары саны буенча беренче урында тора, бүгенге көнгә аларның саны - 6218 кеше.

Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны май аенда узачак «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумда катнашырга чакырды.

Очрашудан соң алар бергәләп Төркмәнстанда чыгарылган товарларның сәүдә-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмә Төркмәнстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында оештырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.