Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Казанда ТР буенча ЭЭМның төп бинасында узды.
Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннарын ачу тантанасы бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары ачыла. Тантана башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан җыелма командасы спортчылары һәм тренерлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер катнашты.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Иртәгә, 2023 елның 22 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Спорт министрлыгының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә мәсьәләне аерып күрсәтте. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә буенча барлык муниципаль районнарны тоташтырып узды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен агымдагы бәяләрдә экспорт күләме 417 млн доллар тәшкил иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 6,9%ка арткан. Агросәнәгать комплексы продукциясен дөньяның 54 иленә тышкы икътисадый эшчәнлекнең 1860 катнашучысы экспортлый.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров, Татарстанның агросә
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.