Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында 2022 елда «Иннополис» инновацион үзәгенең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырыш Бәшир Рәмиев исемендәге (Казан) ИТ-парк мәйданчыгында уза һәм 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясауга һәм 2023 елга цифрлаштыру бурычларына багышланган.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар ИТ-паркта Бәшир Рәмиев музеенда булдылар. Моннан тыш, махсус күргәзмә дә оештырылган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Раймед ТГ ПВТ» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Раджив Кумар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Татарстан Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Уртак проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук самбоны илнең спорт төрләренең берсе буларак популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Татарстанда икенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Утырыш ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2023 елга бурычларга багышланды һәм Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды. Чараның онлайн-трансляциясе интернет челтәрендә оештырылды. Төп нотык белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды.
Бүген Казан Кремлендә 2022 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе булган «Зенит-Казан» ир – атлар волейбол клубы командасын хөрмәтләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул спортчыларны 2022 елгы Россия Кубогында тагын бер искиткеч һәм ышандыргыч җиңүләре белән котлады һәм аларның инде унберенче тапкыр җиңүләрен ассызыклады.
Иртәгә, 2023 елның 24 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Казанда (Спартак ур., 2) Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Төзелеш министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисадый
вәзгыять, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук яңа
Россия регионнарына ярдәм итү турында сөйләде.