Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

30.03.2023

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармаклары хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы кулыннан 46 татарстанлы югары бүләкләр алды.

"Һәр буынга инициативалы, ваемсыз булмаган, һөнәри яктан әзерлекле кешеләр кирәк, һәркайсы үз өлкәсендә, һәм, бәхеткә, республикада андыйлар шактый, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин тантананы ачып. - Сез Россия һәм Татарстанның данын һәм байлыгын арттырасыз, яшь буынга юнәлеш бирәсез. Күп яктан сезнең ярдәм белән Татарстан төп макроикътисади күрсәткечләр буенча үзенең алдынгы урыннарын нык тота, Россия Федерациясенең алдынгы сәнәгать үзәкләре санына керә".

Гадәттәгечә Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә тукталды. Узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 3,8 трлн сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүенең үсеш темпларын 106,6% индексы дәрәҗәсендә саклап калу мөмкин булды. Төзелеш эшләре күләме 573 млрд. сум тәшкил итте. Республика аграрчылары тарафыннан 5 млн. тоннадан артык икмәк уңышы җыелган. "Агымдагы шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге - ил суверенитетының нигезе", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Республика Рәисенең ярдәме белән 34 республика дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. "Әлеге программалар җәмгыятьнең икътисади һәм социаль тормышының күпчелек өлкәләренә кагыла, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - Бу мәгариф, сәламәтлек турында кайгырту, спорт, коммуналь, транспорт, мәгълүмати инфраструктураны тәэмин итү, балаларны тәрбияләү, авылда уңайлы тормыш тәэмин итү өчен бөтенләй яңа мөмкинлекләр".

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге хәлгә аерым тукталды. "Бүген бөтен җәмгыятебезне берләштерүне тәэмин итү, ил Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык җәмәгатьчелеге алдында куелган бурычларны тулы күләмдә тормышка ашыру бик мөһим", - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин барысын да бүгенге тантаналы вакыйга белән котлап, дәүләт бүләкләрен тапшыра башлады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте ярдәмендә