Яңалыклар

11.02.2023

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча 2023 ел планы 11 февральгә 16 ка үтәлгән, 503 мең кв.метр тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.

10.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышында катнашты.

Утырыш Әлмәт муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды.

Төп нотык белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады.

10.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - «2022 елда Әлмәт муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышында катнашу.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә социаль объектта булды.

 

09.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

09.02.2023

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчеләр советы утырышын уздырды.

Чара 2022 елда «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерциячел булмаган оешмасының эш йомгакларына һәм агентлыкның 2023 елга планнарына багышланды, шул исәптән илкүләм социаль инициативаны һәм технологик суверенитетны тәэмин итү өчен кадрлар әзерләү программасын гамәлгә ашыруны да кертеп.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

08.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХДРның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Син Хон Чхола әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

08.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көненә багышланган чараларда катнаша. Иртән ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында булды.

ТР Фәннәр академиясе бинасында (Казан, Бауман ур., 20) махсус күргәзмә оештырылган. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, К(И)ФУ ректоры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар танышты. «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» ДМС, Гамәли семиотика институты, Талантлар университеты һәм башка стендлар тәкъдим ителде.

Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырыш узды.

08.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көненә багышланган чараларда катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларында – Спорт медицинасы үзәгендә булды (Казан, Һади Такташ ур., 122). Биредә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов озатуында Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының кайбер объектларын реконструкцияләү нәтиҗәләре белән танышты.

08.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә көчле җир тетрәүдән зыян күргән Төркия халкы өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

ТР Хөкүмәтендә гуманитар ярдәм җыю буенча оештыру мәсьәләләрен ТР Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып бара.

07.02.2023

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану - республикабыз өчен өстенлекле бурычлар. Киләчәктә безнең шәһәрләрнең һәм тулаем илнең тотрыклы үсеше нәкъ менә аларның хәл ителешенә бәйле булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм ведомствоның 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Киңәшмәдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова да катнашты.

Битләр: << 381 ( 382 ) 383 384 385 386 387 388 389 390 >>