ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча советы утырышы узды

31.03.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча советы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.

Утырышта катнашучылар 2022 елда үткәрелгән эшләргә йомгак ясадылар.

«2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарының үтәлеше турында» (Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин), «2022 елда Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турында законнарның үтәлеше турында» (ТР Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина) һәм башка докладлар тыңланды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстанда гражданнарның дәүләт хакимияте органнарына татар телендәге мөрәҗәгатьләре саны берничә тапкырга арткан. 2021 елда ТР халкы дәүләт хакимияте башкарма органнарыннан татар телендә 2,6 мең җавап алган булса, 2022 елда 11,3 мең җавап булган.

"2022 елда хакимиятнең башкарма органнары тарафыннан гражданнарның 80 меңнән артык мөрәҗәгате каралды, аларга мөрәҗәгатьләр телендә җаваплар бирелде. Җирле үзидарә органнары тарафыннан 50 меңнән артык мөрәҗәгать каралды. Монда татар телендә мөрәҗәгатьләр санының артуын билгеләп үтәргә була. 2021 елда 3,4 мең шундый мөрәҗәгать килгән булса, 2022 елда 12 меңнән артык мөрәҗәгать татар телендә килгән", - дип хәбәр итте Рөстәм Заһидуллин.

Докладчы искә төшергәнчә, 2018 елда ТР Юстиция министрлыгы республиканың дәүләт телләрен паритетлы куллануга ай саен мониторинг үткәрә. Хисап системасы иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә 15 күрсәткечне үз эченә ала. Министр узган ел күрсәткечләрен гамәлгә ашыру буенча конкрет мәгълүматлар булган слайдны күрсәтте. Шуларның җиде күрсәткече - 100 процент дәрәҗәсендә.

Республиканың ике дәүләт телен тигез куллану буенча күрсәткечләр дәрәҗәсе түбәндәге өлкәләрдә кимрәк теркәлгән: татар телендә театр-тамаша чараларында (51,8%), мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар милләтле балаларны туган телдә укыту (56,3%), вокзалларны һәм аэропортларны ике дәүләт телендә дә мәгълүмати хезмәт күрсәтү белән тәэмин итү өлеше (69%), шулай ук иҗтимагый транспортының тиешле ике телдә автомәгълүматы (89,5%). Шул ук вакытта бу очракларның һәрберсендә күрсәткечләр 2022 елга салынган планлы күрсәткечләргә ирешкән яки арттырган.

Утырыш барышында Татарстанда балалар театр студияләренең эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Әйтик, «Апуш» балалар театр студиясе вәкилләре балаларны туган телләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә театр кую аша җәлеп итү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Шулай ук Татарстан Республикасында тел профильле сменалар һәм лагерьлар («Сәләт», «Аталан», «БиГерд» һ. б.) эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Алексей Песошин, нәтиҗә ясап, 2022 елда республика башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру буенча уңай динамика булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, балаларны һәм яшьләрне туган телләрен өйрәнүгә җәлеп итү өчен яңа формалар табылган.

Әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә, әлеге тәҗрибәне республиканың муниципаль районнарында да актив рәвештә гамәлгә кертергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры. Мондый проектларга Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, шулай ук Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы чараларын үткәргәндә игътибар бирү аеруча мөһим.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шулай ук юл күрсәткечләрен дөрес формалаштыру мәсьәләсен контрольгә алырга кушты - алар ике дәүләт телендә булырга тиеш. Бу шулай ук билге, урам аншлаглары, мемориаль һәм мәгълүмат такталарга да кагыла.

 


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары кулланылды