Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Төп максат - санкцияләр басымы шартларында Россия сәнәгатен үстерү буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу.
Россия Дәүләт Советы Президиумын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрә.
Төп нотыклар белән Тула өлкәсе губернаторы, «Сәнәгать» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Алексей Дюмин һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров чыгыш ясый.
Утырышта катнашучылар сәнәгатькә ярдәм итү күләмнәрен арттыру, үсеш институтлары эшчәнлеген киңәйтү, технологик артта калу янауларын бетерү һәм инженер кадрларын әзерләү буенча тәкъдимнәрне тикшерәләр.
Тулырак мәгълүмат kremlin.ru сайтында -http://kremlin.ru/events/president/news/70860