Бүген Казанда Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Беккин улы Сафиуллинга мемориаль такта ачтылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Мемориаль такта Советлар Союзы Герое, 38 нче укчылар дивизиясе һәм 25 нче гвардия укчылар корпусы командиры (7 нче гвардия армиясе), генерал-лейтенант Гани Сафиуллин (01.07.1905-14.10.1973) яшәгән Адамюк урамы, 4 йорт фасадында ачылды. Чара Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуга багышлана.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсны үткәрү турындагы нотык белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Конкурска 26 кешедән торган Конкурс комиссиясе нәтиҗә ясаган, аңа дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән. 27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 12 эшче төркем республиканың 44 муниципаль районында 91 чарада булган.
Гражданнарның иминлеген тәэмин итү - хакимиятнең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда ТР Министрлар Кабинеты утырышы узган, анда юл хәрәкәте иминлеге кебек мөһим юнәлеш каралган.
«Бүген җаваплы затларның игътибарын шәһәр даирәсендә җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлтәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның гыйнварында җәяүлеләр зоналарында юл катламының торышы тиешенчә булмау аркасында зыян күргән 579 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 298е - сөяк сынулар, 281е – бәрелеп җәрәхәтләнү».
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылларда хуҗалык итүнең кече рәвешләре турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә илкүләм проектларны, республика һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга әзерлек турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанның «Спорт сарае»нда «Дуслык Кубогы» алкалы хоккей буенча III бөтенроссия турниры ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Континенталь хоккей лигасы президенты Алексей Морозов, дин әһелләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында юллар өлкәсендә килешү имзаланды. Исегезгә төшерәбез, утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2022 елда юллар тармагы эшенә нәтиҗә ясалды.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары»ААҖ арасында килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский кул куйды.
Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсеш факторларының берсе. Республика халкының һәм кунакларының юлларда имин һәм уңайлы йөрүе, шулай ук йөк ташуның ышанычлылыгы һәм үз вакытында булуы юлларның сыйфатына бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бу хакта сөйләштеләр.
Коллегия утырышы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды, шулай ук утырышның онлайн трансляциясе интернетта оештырылды (Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында). Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль структуралар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Утырыш «Казан Экспо» ХМҮ территориясендә уза, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында онлайн трансляция оештырылган. Төп тема - 2022 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар.
Бүген Татарстан Республикасында юллар эшчәнлегенең бишьеллык планын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә «Казан Экспо» ХМҮ мәйданчыгында узды.
Киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барды.