Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.
Вице-премьер Казанга Россия һәм Үзбәкстанның III төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килде. Чарада Россиянең 19 төбәгеннән һәм Үзбәкстанның 12 төбәгеннән 700дән артык бизнес вәкиле катнаша.
Очрашуда Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проектлары, шулай ук эшнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Очрашу вакытында Денис Мантуров Рөстәм Миңнехановка Сәнәгать әлифбасының беренче комплектын тапшырды. Ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Белем көненә багышланган. Әлифбада Россиядә җитештерелгән төрле продукция турында хәбәр ителә. Шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 35 нче лицейның беренче сыйныф укучыларына Сәнәгать әлифбасы комплектын тапшырачак.