Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры Җәмшид Хоҗаев белән очрашты

04.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумы кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җәмшид Хоҗаев, Россия-Үзбәкстан хөкүмәтара комиссиясе рәистәше буларак, үзара хезмәттәшлекне үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

"Без Россия-Үзбәкстан дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Бу - безнең дәүләтләр Президентларының аерым казанышы», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан һәм Үзбәкстан товар әйләнеше 290 млн доллардан артып киткән - 50 процентка үсеш. "Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән үзара тәэмин итү күләмен һәм номенклатурасын арттыруны алга таба да дәвам итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы вакытта Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Сәүдә-сәнәгать палаталары, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре һәм оешмалары: «КАМАЗ», «Химград», «Алабуга» МИЗ, «Мастер» КИП, «Эйдос», КФУ һ. б. буенча эш алып барыла.

Узган ел «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы ачылды - Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты. Моннан тыш, үз ишекләрен КФУның Җизак шәһәрендәге филиалы да ачты.

Җәмшид Хоҗаев ассызыклаганча, Татарстанга Үзбәкстаннан зур делегация килгән, шул исәптән министрлар һәм өлкәләр хәкимнәре дә.

Вице-премьер «КАМАЗ» һәм «Химград» компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлекне, шулай ук тукыма сәнәгатендә яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруны билгеләп үтте.

"Рөстәм Нургалиевич, узган ел безнең товар әйләнеше 50% үсеш күрсәтте. Быелгы ел нәтиҗәләре буенча кимендә 60-70% үсешкә ирешергә мөмкин булыр дип көтәбез», - дип өстәде Җәмшид Хоҗаев.

Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевның Россиягә визиты алдыннан оештырылган. Сәфәре вакытында ул Татарстанга килергә планлаштыра.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.