Денис Мантуров Казанга Россия һәм Үзбәкстанның III төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен килде

04.10.2023

Казанга эш визиты белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде.

Визиты кысаларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында чыгыш ясаячак. Чара «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексында узачак.

Шулай ук пленар утырышта Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев һәм Татарстан Республикасы Рәисе катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.